Юл һәлакәтендә гомере өзелгән авыл җирлеге башлыгы турында: “Бик кешелекле иде ул”

Шимбә көнне Әгерҗе районының Кырынды авылы җирлеге башлыгы юл һәлакәтенә очрап, һәлак булды.

43 яшьлек җитәкченең хатыны-тол, өч баласы ятим калды. Газетага язмалар әзерләгәндә без Альберт Алмарис улы белән еш кына хәбәрләшә идек. Әлеге хәбәрне ишеткәч, җирле үзидарәгә шалтыратырга булдык.

– Бик тә кешелекле иде ул. Аның хакында үткән заманда сөйләшү дә кыен. Каядыр киткән генә төсле. Авыл советы башлыгы булып эшләгәненә сентябрьдә 2 ел буласы иде. Шушы кыска гына вакытта җаны-тәне белән авылы диеп яшәде. Кичә аны җирләгәндә җыелган кешене күрсәгез. Хөрмәт итүләрен шуннан аңларга була инде, — ди хезмәттәшләре.

Альберт Нәфыйковның ике игезәк кызы быел 9нчы сыйныфны тәмамлаган, улына  – 10 яшь. Әти җылысының, назының иң кирәк чагы.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/116621/

Бәйле