Җырчы МакSим үзенең алкоголь кулланып сәхнәгә чыгуын таныды.
Ләкин ул төзәләчәк, әле клиникада дәвалана. Социаль челтәрдә шул хакта видео-мөрәҗәгать урнаштырган.
– Үз өстемә бик зур җаваплылык алдым һәм бик күп чыгыш ясарга вәгъдә иттем. Сочидагы концертка исә мин арыган килеш кенә килмәдем, ә инде аякка да баса алмадым. Сәхнәгә чыгар алдыннан система алдым. Алкоголь эчсәм, сәхнәгә чыгып, машина кебек эшләрмен, дип уйладым. Барып чыкмады. Концертның ничек тәмамланганын беләсез – ул өзелде.
Монда минем җаваплылыгым, хезмәттәшләремнең эше, сезнең мөнәсәбәтегез, хөрмәтегез кызганыч. Мин шуны аңладым: проблемалардан, авырулардан, артык хис-кичерешләрдән (ә мин – бик хисле кеше) алкоголь эчеп качарга тырышуым бернәрсәгә дә китерми. Өстәвенә, ул, ахыр чиктә, зур югалтуларга да китерә икән. Һәм мин бу бәйлелекне аңладым, кабул иттем, дәваланырга карар кылдым. Чөнки болай минем тормышым дәвам итә алмас иде. Шуңа күрә мин хәзер клиникада. Инде озак вакыт дәваланам, – дип сөйли видео мөрәҗәгатендә МакSим.
Җырчы үзенә теләктәшлек белдергәннәре өчен гаиләсенә, хезмәттәшләренә рәхмәт әйтә һәм фанатларының аңлап кабул итүенә өметләнә.
«Үзеңнең көчсезлегеңне тану – бик көчле гамәл. Марина, без барыбыз да синең терелүеңә өметләнәбез!» — дип язган бер язылучысы. Башкалар да МакSимның савыгып чыгуын көтә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-07-14/ye-min-echtem-3339510