Табиб аны тән температурасына карап та белеп була, ди.
Гастроэнтеролог, “Семейная” клиникалар челтәренең әйдәп баручы белгече Ольга Глушко, ризык белән агулануны ротавирус инфекциясеннән ничек аерырга икәнен аңлатты.
Табиб җәйге сезон өчен аеруча эчәк инфекциясе (ротавирус, энтеровирус һәм башкалар), шулай ук ризык белән агулану да хас, һәм дәвалау тактикасын сайлар өчен берсен икенчесеннән аерырга кирәк, дип белдерә.
Белгеч аңлатуынча, организмга куркыныч бактерияләр яки азык-төлек продуктларыннан агулы матдәләр эләгүне ризык белән агулану дип атыйлар.
«Агулану симптомнары — күңел болгану, косу, диарея. Алар гадәттә сыйфатсыз ризык ашаган һәркемдә бер үк вакытта башлана. Агулануның беренче билгеләре ашаганнан соң 2-4 сәгатьтән соң күренергә мөмкин. Яшькә һәм сәламәтлеккә карап, косу, эч йомшару, эч авырту, бераз температура күтәрелү, баш авырту һәм хәлсезлек булырга мөмкин”, — ди табиб.
Ул ротавирус инфекциясе, агуланудан аермалы буларак, вирус аркасында барлыкка килә һәм ешрак әкренләп сизелә башлый, инкубация чоры ике-биш көн дәвам итә, дип аңлата.
«Вирус организмга зарарланган су, ризыклар яки һава тамчылары белән үтеп керә ала. Ротавирус инфекциясенең үзенчәлекле билгеләре — 38-39 градуска кадәр температура күтәрелүе, еш косу, эч китү, эчәк спазмы рәвешендә эч авыртуы, аппетит булмау һәм хәлсезлек”, – дип билгели гастроэнтеролог.
Балаларда шулай ук томау һәм ютәл башлануы мөмкин, ди табиб һәм агулану һәм ротавирус инфекциясе билгеләре булганда, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-19/rotavirustan-rizyk-bel-n-agulanuny-nichek-aeryrga-3346723