«Кем рәнҗеше икән? Кызымның үлеменнән соң тормышымда мәхшәрләр башланды»

-- Лейла

Бу кадәр хәсрәткә, авырлыкка бер кеше йөрәге түзә аламыни дияр идем. Түзәсең икән ул!.. Кызым, улым, ирем, әти-әнием, әби-бабам миннән дога көтә. Айнурым  юллар чатында. Ул бәхетле булсын өчен дә минем догам кирәк. Инде монысына соңга калмасам иде…

Әгәр моннан егерме еллар элек миңа: “Утлар-сулар кичәсең, бакыр торбалар аша үтәсең бар әле”, – дисәләр, ышана да алган булыр идем. Әмма язмышымның миңа шуның кадәр сынаулар әзерләгәнен белсәм, берничек тә ышана алмас идем. Бер кешегә шушы кадәр авырлык, хәсрәт була алмас, бер кеше йөрәге аның кадәргә түзә аламыни дияр идем. Түзәсең икән ул!..

Без бер бистәдә тыныч кына гомер иттек. Ирем дә, мин дә әйбәт эшләдек. Юк елларда да кешедән ким яшәмәдек. Үзем ашханәдә эшләдем. Акмаса да, тамды, өйгә буш кайтмадым. Ирем шофер иде. Кызым да, улым да тәртипсез булмадылар, аларны бик тә туган җанлыклы итеп үстерә алдык.

Кызым, димләп еракка кияүгә чыкты. Башта риза булмасак та, әйбәт яшәгәннәрен күргәч, сөендек. Кызыбызның бәби алып кайтасын белгән көннән бездән дә бәхетле кеше булмады.

Тормыш сикәлтәләре ул бала тудыру йортына киткәч башланды. Авырдан күтәрмәсә дә, баланы ярып алырга булганнар. Улын күреп, сөенгән әле ул… Аннары бөтенесе буталды… Ул турыда сөйлисем дә, искә аласым да килми. Без – кызыбызны, киявебез – хатынын, нәни улым әнисен югалтты. Мондый хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын! Минем өчен көн дигән төшенчә югалды, көннәрем дә кап-кара төнгә әйләнде. Әлегәчә бу хәсрәттән ничек исән калдым соң мин дип аптырыйм. Кул сузымында гына йөргән әҗәл мине нарасый бала хакына исән калдырдымы, әллә әле синең бу дөньяда күрәчәкләрең күп калды дидеме икән?

Бер айдан нәни улыбыз Айнурны хастаханәдән алып чыктык. Әтисенең, әби-бабасының каршы килүенә карамастан, оныгымны үземнән калдырмадым, алып киттем. Нигәдер кызымның үлемендә аларның да гаебе бар кебек тоелды – алар исән, минем балам кабердә дип өзгәләндем. Хәер, ул чакта мин бар дөньяга ачулы идем… Авыр булды. Әмма шушы нарасый мине акылдан шашудан алып калды. Бераз ачулар басылгач, әтисе дә килеп йөрде, без дә аларда кунак булдык.

Бу хәсрәт безнең гаиләбезне берләштермәде, киресенчә, тамырына балта чапты. Мин үземнең мәңге таралмас ачы хәсрәтем, борчуларым белән яңа гына пенсиягә чыккан иремне дә акылдан шаштыра яздым, ахры. Ул үз эченә бикләнде. Моңа кадәр сөйләшеп сүзләребез бетмәсә, безнең өчен уртак тема табылмый башлады. Күзләремнән яшь кипмәде шул. Ирем минем бу моң-зарларымнан туйган, чын-чыннан арыгандыр – ул күп вакытын бакча йортыбызда үткәрә башлады. Көннәрдән бер көнне ул йортыбызда янгын чыгып, бөтенесе кара күмергә әйләнде. Минем аңа исем дә китмәде: без хәтта ул хәрабәләрне сүтмәдек тә… Бер-ике ел үткәч, янгынның сәбәбе ачыкланды: ирем үзе, йөрәгенә чыдый алмыйча, ут төрткән булып чыкты. Үзе сөйләгән бу хәлдән соң безнең аралар тагын да суынды. Иң авыр вакытта мин – аңа, ул миңа терәк була алмадык. Мин моны бүгенге акылым белән, күп еллар үткәч кенә аңладым. Ул чакта кулымда яшь бала, әле борчыла, әле авырый, көн-төн яныннан китә алмыйм. Арыган-алҗыганмындыр да инде… Иремнең җансыз гәүдәсен әнә шул күмергә әйләнгән дача йортыбыздан таптылар, ул үзенә кул салган иде… Бу хәсрәттән мин ничектер айнып киткәндәй булдым, янәшәмдә бит әле Айнур гына түгел, үз улым да бар бит дидем. Тик…

Улым барлыгын искә төшергәндә ул инде наркотикларга тотынган булып чыкты. Ул җиде ел төрмәдә утырганда ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Ул да йөрәгемнән өзелгән, кайчандыр: “Әни, әнием”, – дип кенә торган бала бит. Очрашуларга барырга, посылкалар салырга тырыштым. Ул кайтыр да, барысы да элеккечә булыр, бөтенесе үзгәрер, бер-беребезгә терәк булып, тынычлап яши баларбыз дип көттем.

Ниһаять, ул көн дә җитте. Сагынышканбыз. Айнурны да бик яратты абыйсы. Мин дә аны күздән югалтмаска, ярдәм итәргә тырыштым. Тик төрмәдән кайткан кешене бер җирдә дә көтеп тормыйлар шул. Эш эзләде, урнаша алмады. Акча җитмәгәч, кредит алырга туры килде. Айнурыбыз да үсә, аңа да кием-салымы, башкасы кирәк. Шуңа да улым Петербургка эш эзләргә барам дигәч, каршы килмәдем. Зур процентлар белән тагын кредит алырга туры килде. Эш табылмаганмы, эшләргә теләмәгәнме, берничә айдан улым кире кайтты. Аның белән бергә безнең дә тынычлык югалды. Эшкә дә урнашмады, наркотигын да ташламады – ул аны “алып та китте”… Хәсрәт өстенә хәсрәт ишелде ул көннәрдә. Түли алмаган әҗәтләремне таләп итеп тә, күп тазалыгымны ашадылар. 70 яшькә якынлашып килсәм дә, аптырагач, җыештыручы булып эшкә урнаштым. Борчу-хәсрәтләр шуның белән беткәндер дисезме, юк, алар һаман да безнең белән. Умырткалыгымда бүсер килеп чыкты, операция өстәленә ятарга мәҗбүр булдым. Әле яңа акрынлап аякка басып киләм.

Нәрсә булды безгә? Язмыш безгә ни өчен шулкадәр каты бәгырьле булды соң диеп уйланам мин. Уйларымның һич очына чыга алмыйм. Шул дәрәҗәдә кеше  рәнҗеткәнемне дә хәтерләмим. Уйлый торгач, әллә яшь вакытта ашханәдән буш кайтмавымны да Аллаһы Тәгалә җәзасыз калдырмадымы? Әтисеннән баланы алып китүемне дә Аллаһыбыз кичермәдеме? Әллә миннән алдагы буыннарга төшкән каргышмы бу, диеп уйланам. Тик аларга җавап кына таба алмыйм.

Нәни улым егет инде. Югары уку йорты студенты. Язмыш аңа мәрхәмәтле булса иде! Үземне дә, Аллаһы Тәгалә кичереп, бәхетле картлыклар бирсен дип телим.

Бу хатым зарлануым түгел, дөрес аңлагыз, бары тик эчемне бушаттым. 70 яшенә җитеп, намазга баса алмаган әбинең үкенечле язмышы бу. Соң булса да, уң булсын дип, мин дә намазга басарга дигән ныклы карарга килдем. Кызым, улым, ирем, әти-әнием, әби-бабам миннән дога көтә. Айнурымның да юллар чатында торган чагы. Аның бәхетле булуы өчен дә минем догам кирәк. Инде монысына соңга калмаска иде дим. Минем бу хатым кемнәрдер өчен сабак булыр дип тә ышанам.

Исемем редакция өчен генә.

Ватаным Татарстан

Бәйле