Ни өчен, дисезме?
Тәҗрибәле аш-су остасы ни өчен яңа өзеп алган помидорны суыткычта сакларга ярамавы турында аңлатты. Аның сүзләре буенча, халык арасында бу — киң таралган хата.
Тәҗрибәле аш-су остасы Дмитрий Горбунов сүзләренчә, күп кешеләр бакчадан өзеп кенә алып кергән, яки кибеттән сатып алган помидорны шунда ук суыткычка куя, бу — бик киң таралган һәм тупас хата.
Эксперт аңлатуынча, суыткычта һава температурасы түбән булу сәбәпле, помидорга татлы тәм һәм хуш ис бирүче ферментлар бүленеп чыгу туктала. Нәтиҗәдә, помидор татлы тәмен югалта һәм ул тәмсезләнә.
Моннан тыш, Горбунов суыткычта помидорларның үзләренең тышкы матурлыгын тизрәк югалтуына һәм бозылуына игътибар итә. Чөнки нуль тирәсендәге температурада помидорларда күзәнәк мембраналары җимерелә. Ә бүлмә температурасында, җылыда помидорлар өлгерә генә.
Яңа өзелгән помидорны саклау өчен тәрәзә төбе — иң яхшы урын, ди тәҗрибәле пешекче.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-07-25/pomidorny-suytkychka-kuymagyz-3355434