«Син минеке түгел шул…»

«Сине онытып булмады…»

«Әнәс белән бер районнан без. Ул – күрше авыл егете. Яшь чакта бик яратышып йөрдек. Безнең мәхәббәттән күпләр көнләште.
Әнәс көзге яңгырда да, кышкы буранда да яныма килде. Безнең ярату, чынлап та, көчле иде. Инде вәгъдәләр бирешеп, никах көнен билгеләгәч кенә арага ятлар керде…
Әнәсне үз авылындагы Руфия исемле кыз яраткан. Дөрес булса, Әнәсне сихер белән үзенә караткан, диләр. Әнәс тик торганда килми, сөйләшми башлады. Ул чакта ниләр кичергәнемне, күпме күз яше түккәнемне үзем генә беләм. Ничә ел буе яратып йөргән, вәгъдәләр бирешкән ярым бер мизгелдә юкка чыкты. Дуслары сөйләшеп карады, ләкин ул мине күрергә теләмәвен, Руфиягә өйләнәчәген әйткән. Мин гомерлеккә шәһәргә күченеп киттем…
Әнәс Руфиягә өйләнде. Уллары туды. Авылда яшәп калдылар. Бу хәлләргә инде бик күп еллар узды. Сыйныфташлар аша, Әнәс бик бетерешкән, эчүгә сабышкан, дип ишеттем. Хатыны да ялгыз яшәүче ир белән чуала икән. Бу сүзләрне ишетү авыр булды миңа. Җаным әрнеде, йөрәк елады. Авылга кайтып, Әнәсне кысып кочаклыйсым килде. Тик юк, ул күптәннән инде минеке түгел. Мин дә кияүдә, буй җиткән балаларым бар.
Руфияне әйтәм әле. Әнәснең дә тормышын җимерде, үзе дә ирдән-иргә йөри. Бәхетлеме соң ул? Нәрсәгә кирәк иде аңа Әнәс? Ничә кешенең язмышын утка салды. Мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм. Тик гомерем буе Әнәсне яраттым. Ерактан гына булса да күрер идем аны… Эх, бу язмыш…»

Социаль челтәрләрдәге урта яшьтәге бу хатынның язмасы төрле уйларга салды. Әйе, мәхәббәт кешене нинди генә утларга салмый. Берәү аның хакына сөйгәненнән баш тарта, икенчесе — хәтта сихерчеләргә дә барырга кыенсынмый… Еллар үтсә дә сүнмәгән бер күмер кебек пыскып ята ул. Бу хатын вакытында дөрес карарга кирлеп, гаилә төзегән. Ә күпме кеше шуныйң аркасында гомер буе ялгыз тилмерә? Бәхет микән соң син, мәхәббәт?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-03/sin-mineke-t-gel-shul-3370775

Бәйле