Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов тамашачыларын аптыратты бит әле.
Ул «Җылы җәй» җырына клип төшергән. Клип күпләрдә матур тойгылар калдырган.
Клипның үзенчәлеге шунда, анда билгеле блогер «Башкорт хуҗабикәсе» дә төшкән. Әлбәттә, каравылчы ролендә булган Миләүшә Шәйхелисламованы тамашачы таныган.
«Затлы җыр, клип килеп чыккан! Никадәр балага куаныч булган! Шамакай – Айдар Гани улы, София, Самира белән без дә җылы җәйнең бер көнендә сәяхәттә булдык. Тәртип сагында торучы «Башкорт хуҗабикәсенә» дә роле килешкән», — дип язган берсе. “Айдар Галимовның клибы бик кызык. «Башкорт хуҗабикәсе» рольне оста башкара, ут инде. Башкалар алай кызык итеп уйный алмас иде», – дип язган икенчесе.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-06/aydar-bel-n-mil-sh-ne-n-rs-berl-shter-3374326