Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов 20 елдан соң янә бер туй гөрләткән. Монысын — ихаталарында.
– Безнең ул вакыйгадан шулкадәр күп фото-видео! – дигән, тантаны ачып, Гүзәл. – Без синең белән җомга түгел, чәршәмбе көнне өйләнештек. Бүген ял көненә туры килде. 20 ел үткән дә киткән, җаным. Безнең теркәлү 3 сәгать барган иде. Без үзебез генә идек, районда беркем дә чәршәмбе көнне өйләнешми… Шуңа күрә, рәхәтләнеп, 3 сәгать никахыбызны теркәдек! Туганнар, дуслар – барлыгы 100дән артык кеше килгән иде…. Дөресен әйткәндә, бөтен Русиядән килгәннәр иде.
Аның миңа бервакытта да «Гүзәл» дип дәшкәне юк, мин гомер буе аның балачагы булып, «бәбәй» булып яшим, Аллаһка шөкер. «Бәбәем, мин сине киләсе тормышта да эзләп табып, синең белән өйләнешәчәкмен», – диде. Минем өчен бу – тормышта иң кадерле сүзләр».
«Яшьләр»нең кызлары Эллари белән Камилла матур бүләкләр әзерләгән: «Үзеңнең кулларың белән ясаган бүләк – иң кадерле бүләк», – ди Камилла, үзләре ясаган гөл савытына куелган чәчәкләр бүләк итеп. Уллары Самир: «Котлыйм! Сау-сәламәт булыгыз, беркайчан да авырмагыз. Барысы да яхшы булсын», – дип котлый.
Туй таңгача җыр-бию белән дәвам иткән.
Матур яшәүче парлар шулай күбрәк булсын, аларны халыкка күрсәтүе дә күңелле!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-08/tuylar-nichek-uzgan-3377055