Бу көннәрдә Салават Фәтхетдиновның 35нче сезон концертлары бара.
Остазының тамашасына юмор остасы Данир Сабиров та килгән.
«Кичә остазым Салават абый концертын карадым. Йола буенча, сәхнәгә дә чыктым. Залда бик эссе иде… Шуңа күрә Салават абыйга бүләгем дә «в тему» булды. Видеоны ахырына кадәр карагыз, нинди бүләк икәнен күрерсез», – дип язып куйган Данир «Телеграм» каналында.
– Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар. Ничә еллар инде Салават абый концертларын карап, сәхнәгә менеп, берәр нәрсә чыгарып тоттырмасам, күңелем булмый… Үзе дә күп тоттырды. 1000 кешелек «мунча»да утырабыз бүген. Бигрәк эссе, килешәсезме? Салават абый, сезгә икеләтә эсседер… Теге, башыннан бәләкәйрәк түбәтәй киеп йөри торган администратормы, контролермы апалар бар бит әле, алар, мунча суынганны теләмәгән төсле, берсен дә чыгармыйлар. Ну, миңа 1-2 тапкыр эләкте инде. Ник дигәндә, тәнәфес вакытында «Кольцо»га барып, бүләк алырга өлгердем. Ядкәр абыйга эш таптым мин: бушка таяк болгаганчы, лутше менә шулай болгап торсын, – дип, Данир кулындагы зур гына җилпәзәне (веерны) ачып җибәрә.
Ядкәр Хәбибуллин Салаватның быелгы концертларында дирижер таягы болгап йөри икән.
– Мәңге эшсез калмыйсың икән, Ядкәр! – дип көлә Салават.
Тамашачылар да рәхәтләнеп көлгән.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-08-07/danir-sabirov-salavatka-n-rs-b-l-k-itk-n-3376397

