“Әти! Син безгә бик кирәк!”

Авариягә тарып һәлак булган блогер Диана Сәфәрованың уллары сау-сәламәт булып үсеп килә.

Күптән түгел алар картәниләре һәм әтиләре белән чишмәгә барганнар.  

Рәйсә апа, Сәидкә әтисенә теләкләр теләп, су эчерергә бирә.  “Син безгә кирәк, гел янәшәбездә бул, син бит безнең әтиебез, без сине нык яратабыз, сау-сәламәт, көчле бул”, – ди бала һәм картәнисе артыннан  Бисмиллаһны кабатлый. Аннары әтисенә суны илтеп эчерә.

 Видеоны «Язмышлар» сәхифәсендә күрергә мөмкин. «Сабыйлар сау-сәламәт булсын. Картәниләре, әтиләре – аларга зур терәк. Әниләре сөенеп ятсын», – дип язганнар анда.

Диана Сәфәрова быел 9 майда  юл фаҗигасенә тарып һәлак булды. Аның 5әр яшьлек игезәк уллары һәм 8 яшьлек кызы калды. Бүген сабыйларны картәниләре белән картәтиләре һәм әтиләре тәрбияли. Рәйсә апаның энесе Әнвәр Нургалиев аларга зур ярдәм күрсәтә. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-08-03/ti-sin-bezg-bik-kir-k-3370485

Бәйле