- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Үсмернең гомере өчен табиблар көрәшә.
Башкортстанда, Әлшәй районының Раевка дәваханәсе реанимациясенә 14 яшьлек үсмерне китергәннәр.
Билгеле булуынча, зыян күрүче тиз янучы сыекча белән экспериментлар үткәргән.
– Бала аны үз өстенә сипкән һәм шырпы кабызган, нәтиҗәдә тышкы киемнәренә ут капкан, – дип аңлаттылар МЧСта. Янгын күзәтчелеге чакырылмаган.
Үсмергә тәнендә I, III дәрәҗәдәге термик пешүләр диагнозы куела. Әле аның хәле бик авыр.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-08-20/z-zen-ut-t-rtk-n-3395157