«Бер сүзе дә аңлашылмады…»

Җырчы МакSим янә сәхнәгә исерек килеш чыкканмы?

МакSим наркоклиникада дәваланганнан соң халык алдында чыгыш ясады. Ул Мәскәү урбанистик форумы чараларында катнашкан. Җырчы «Лужники»да уңышлы чыгыш ясаган, җанатарларны үзенең иң яхшы хитлары белән сөендергән. Бу юлы бернинди дә инцидентлар булмаган, ләкин шаһитлар артистның хәле турында Интернет челтәрендә төрле фикерләр язып калдырган.

Берәүләр җырчының яшәрүен билгеләп үтә. Ә икенчеләр аның янә исерек килеш сәхнәгә чыкканын әйтә.

«Бер сүзе дә аңлашылмады. Ул чынлап та дәваландымы ул?» — дип язган алар.

Җырчының якыннары сүзләренә караганда, ул тулысынча савыккан һәм башкача алкоголь кулланмый.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-08-22/ber-s-ze-d-a-lashylmady-3398786

Бәйле