«Унике сыер, җиде үгез…»

Фирдүс Тямаевның бик борчулы көннәре.

Танылган җырчы Фирдүс Тямаевның әнисе Галия ханымның тагын операция ясатачак.

«Күзенә операция ясатабыз. Шул күз авыруы белән интегә. Монда Казанга алып килдек. Бүген барлык тикшеренүләрне үтә дә, керәчәк, – дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә. – Әйткән саен, терлекләрен дә һаман бетерми. Баш саннары артканнан-арта гына бара. 12 сыер тота, хәзер шуның бишесе бозаулаган. 7 үгезе, 110 казы бар. Шуларны киметсә, үзенә җиңелрәк булыр иде», – дип тә зарланып алган артист.

Галия апа моннан ике ел элек күзенә операция ясаткан иде инде.

Аның тизрәк савыгып чыгуын телибез. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-06/unike-syer-ide-gez-3420722

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле