Җырчы Илмира Нәгыймова хейтерларына карата пост бастырган.
Кайчак Интернетта утыручылар артистларга карата ямьсез сүзләр язып калдыра. Бу сүзләр Илмира Нәгыймовага да эләккән. Җырчы югалып калмаган, аларга җавап та кайтарган.
«Бар шундыйлар, үзен акка буяп, башкаларны буйый карага… Чит хатаны аңлыйм дисәң, кирәк аның юлын яшәп карарга…
Башкалар яза торсын, ә мин киттем гастрольный турым белән сезнең шәһәргә… Күрешкәнгә кадәр», — дип язган җырчы.
Бу язманы ул аның турында начар сүзләр язып, пост бастырган хейтерына багышлаган. Кайбер кешеләр бигрәк тә әче телле шул. Әйдәгез, җырчыга уңышлы эшләр, матур концертлар куюын теләп калыйк!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-09-13/bar-shundyylar-zen-akka-buyap-bashkalarny-buyyy-karaga-3434851 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday