Ватсап төркемендә шаккатыргыч видео таралды. Анда дистәләгән аю урманда йөри.
Мамадыш районының Соколка урманчылыгы дип, әлеге видеога «ачыклык» та керткәннәр. Аюлар Татарстанныкы түгел икән.
— Ватсап хәбәрләренә бөтенләй ышанырга түгел. Безнең урманда мондый хәл юк. Агачларына карагыз. Бездә нарат үсә, – ди Мамадыш районының Соколка урманчылыгы җитәкчесе Рәкыйп Ибәтуллин.
Башка урманчылардан да белештек. Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев та: «Аюлар безнеке түгел, курыкмагыз», — ди. Баксаң, әлеге видео ватсапта ике атна йөри икән инде.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124070/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday