Атна ахырында Татарстанда суыта. Беренче кар да яварга мөмкин.
«Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов әйтүенчә, атна урталарында республикада чын мәгънәсендә алтын көз саклана. Көннәр кояшлы булачак, термометрның терекөмеш баганасы +15…+17 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә менә шимбә көнне, салкын һава агымы үтеп керү сәбәпле, хәлләр үзгәрә. Температураның +9…+12 градуска кадәр төшүе көтелә. Яңгырлар булырга мөмкин.
Шул ук вакытта, белгеч билгеләп үткәнчә, якшәмбедә яки киләсе атна башында республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә беренче кар төшәргә мөмкин.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/124283/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday