Анастасия Заворотнюк гаиләсе авыр хәлдә…

Аның кызын кредит түләмәгән өчен судка биргәннәр.

Анастасия Заворотнюкның кызы «Сбербанк»ка каршы суд процессында җиңелгән, дип яза «Светский хроник» басмасы. Берничә ел элек ул кредит алган булган, ләкин берничә ел дәвамында тиешле түләүләрне кертмәгән. Нәтиҗәдә, банк судка процентлар белән кредит бурычын түләтүне таләп итеп мөрәҗәгать иткән.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, Анна судка чакыруны санга сукмаган һәм банк дәгъвасы гадиләштерелгән тәртиптә канәгатьләндерелгән. Хәзер аңа бурычны җыелган процентлары белән түләргә туры киләчәк. Билгеле булганча, суд приставлары бурычны түләтү турында суд карары нигезендә аның илдән чыгуын тыйган.

Мәгълүм булуынча, Анастасия Заворотнюк яман шеш белән авыра һәм гаиләнең акчасы тулысынча диярлек аның дәвалануына китә. Кайбер басмалар, гаиләнең акчасы да бетеп килә, дип яза.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-10-03/anastasiya-zavorotnyuk-gail-sene-avyr-h-ld-3463188

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле