Аида: «ЭКОга акча җыям, эмбрионым да бар, тик…» [видео]

-- Лейла

Алып баручы Эльвира Фазлыева (җырчы буларак ул Аида исеме белән чыгыш ясый) социаль челтәрләрдә үз язылучыларының сорауларына җавап биргән.

– Һәлак булган кызым Аида истәлегенә бәйрәм оештыруымны элеккеге ирем дә белде, тик берничек тә ярдәм итмәде. Безгә бу кайгы килгәч тә, мин аны үземнеке генә итеп тоям. Аның бернинди дә катнашы юк кебек… Ул миллионнар белән идарә итә, ә кызының истәлегенә оештырган бәйрәм аның өчен чыгымлы булды. Бәйрәмнән соң шалтыратты ул, «Нигә мине чакырмадың?» дип кенә әйтте. Әйе, ул миңа еш шалтырата. Бу миңа ошамый, ачуымны чыгара хәтта. Мин шундук аның хәзерге кызына шалтыратам. Һәм беләсезме, ул барысын да кичерә, аны гына тыңлый. Бик каты яратадыр дим!

Бөтенегез дә белә: минем ЭКО ясатасым килә. Минем эмбрион да бар хәтта, ул баланың кыз булачагын да беләм. Тик Аиданың әтисе аны юк итәсе килә. Мин аңардан эмбрионны үтермәвен сораганым бар, тик әлегә бернәрсә дә хәл ителмәгән. Ә нәрсәгә юк итәсе киләме? Чөнки ул бик каты бәгырьле кеше. Боларны уйласам, йөрәгем ярыла… ЭКО ясатасы калсам да, моңа бик күп акча кирәк булачак. Мин бүген шуңа акча җыям. Ә нәрсәгә ЭКОмы, миннән бит ир-атлар уттан курыккан кебек куркалар.  

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday

Бәйле