Башкортстанның Стерлетамак шәһәрендә гомер итүче өч хатын-кыз үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына киткән. Бу хакта шәһәр мэры Рөстәм Газизовның социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
48 яшьлек Айгөл белән Гөлназ шәфкать туташы буларак киткән. 43 яшьлек Роза кем булып хезмәи итәчәге турында әйтмәгән. Хатын-кызлар илне саклауда үз өлешләрен кертергә теләк белдергәннәр. Әлбәттә, әлеге карарны алар тиз генә кабул итмәгән.
Айгөл сүзләренчә ул махсус хәрби операция зонасына 2022 елның май аенда ук китәргә теләгән, әмма гаиләдәге сәбәпләр аркасында барып чыкмаган. Быел март аенда хәрби комиссариатка кабат барган, аны тагын кире борганнар.
«Хатын-кызларны алмыйбыз», – дип әйттеләр, әмма һәр ай саен хәрби комиссариатка бардым һәм барысы да килеп чыкты», – дип сөйләгән батыр йөрәкле хатыннарның берсе.
чыганак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2023-10-10/tri-zhitelnitsy-bashkirii-ushli-dobrovoltsami-v-zonu-svo-3472788 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday