Разил Вәлиев белән хушлашу иртәгә 21 октябрьдә Камал театрында була.
10.00 сәгатьтә хушлашу мәрасиме башлана. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла хәбәр итте.
Казанның Мәрҗани мәчетендә җеназа намазы укылгач, шагыйрьне Курган зиратында, Фәндәс Сафиуллин янәшәсенә җирләячәкләр.
Бүген халык шагыйре Разил Вәлиевнең озакка сузылган авырудан соң, йөрәге тибүдән туктады.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125637/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Шагыйрь Разил Вәлиев вафат
Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев вафат. Аңа 76 яшь иде. Бу хакта тәрҗемәче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фатих Кутлу хәбәр итте. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Разил Вәлиев белән хушлашу вакыты һәм урыны турында соңрак хәбәр итәбез. чыганак: https://vatantat.ru/2023/10/125609/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
В "Татарстан"

Экс депутат, шагыйрь Разил Вәлиев Салават Фәтхетдиновка нигә сүз тидерә?
"Соңгы 15-20 елда татар сәнгате үзешчәнлеккә яшел юл ачты", - ди халык шагыйре. Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев фикеренчә, югары сәнгать юк, Салават җитәкчелегендәге үзешчәннәр хөкем сөрә. Бу хакта ул“Шаляпин Палас” отелендә үткән матбугат очрашуында хәбәр итте. “Бездә үзешчәннәр катнашындагы фестивальләр бик күп. Дөресен әйткәндә, бүгенге көндә эстрададагы 90 процент…
В "Яңалыклар"

Алия һәм Разил Вәлиевләр: «50 елның ничек үткәнен сизми дә калдык!»
Алия һәм Разил Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырыла торган «Мәхәббәт һәм тугрылык» медаленә лаек булды. //Татар-информ// Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев ныклы гаиләнең нигезе ир белән хатынның рухи уртаклыгы дип саный. Вәлиевләр гаиләсе быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә озак еллар бергә…
В "Татарстан"
ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:

ERID:
ИНН:
