Әнвәр Нургалиевның туганы, өч бала анасы Диана Сәфәрованың фаҗигале үлеме буенча 23 октябрьдә беренче суд утырышы булачак.
Соңгы вакытта гаепле як тарафыннан янаулар башланган. Бу турыда Диананың бик якын дусты Айгөл Халитова сөйли.
«Бүген Диана эше белән шөгыльләнүче адвокатка шалтырату булды. Аңа бу эштән баш тартырга, судка килмәскә кушалар, әгәр килсә, аягын сындыру белән куркыталар!
Миңа да шалтыраттылар: социаль челтәрдә сүзләремне үлчәп сөйләргә киңәш иттеләр. Юкса, ахыры начар бетәчәк икән… Нәрсә әйтим, минем үлгәнемне ишетсәгез, ник икәнен аңларсыз инде!», — дип сөйли ул социаль челтәрләрдә.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-10-21/dianany-advokatyna-kem-yanyy-3487974
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday