Мин кәбестәне әчетеп тозлыйм. Аш серкәсе белән әзерләнгән ризыкны бар кешенең дә ашказаны кабул итмәскә мөмкин. Тозлау өчен ак башлы, тыгыз кәбестә алам.
Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә 25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уам. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куям.
Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкнын сабы белән баскалыйм, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотам. Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куям. Мичкә тәгәрәткән вак бәрәңге белән тәмлелеген белсәгез! Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.
Зифа Гарипова рецепты
чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126707/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ — https://t.me/tatartoday