Сочида турнир вакытында танылган футболчының гомере өзелгән

 Сочида мини-футбол буенча Бөтенроссия турниры вакытында Чувашиянең 30 яшьлек спортчысы Алексей Лесин һәлак булган. Әлеге мәгълүмат Казанның мини-футбол федерациясенең В контакте битендә урын алган.

«Бүген төнлә безнең лиганың соңгы берничә сезонының иң якты уенчыларының берсе Алексей Лесин 31 нче яшендә вафат булуын хәбәр итәбез», — диелгән анда.

Казанның мини-футбол федерациясе Алексейның әти-әнисе һәм якыннарының, шулай ук аның белән футбол кырында да, гадәти тормышта да таныш булган һәркемнең кайгысын уртаклаша.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/126887/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле