Татарстанда “кара риэлтор” инвалид балалы гаиләләрне фатирсыз калдырган

Аны төрмә җәзасына хөкем иткәннәр.

Чаллыда берничә гаиләне фатирсыз калдырган “кара риэлтор”га карата хөкем карары чыгарганнар.

Әлеге хатын-кыз, үзен югары белемле юрист буларак таныштырып, 2013 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр кешеләрне алдап йөргән. Ул ришвәт бәрабәренә инвалид балалы ата-аналарны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар исемлегенә кертергә вәгъдә биргән.

Эш материалларыннан күренгәнчә, хатын-кыз, янәсе, башкарма комитеттагы элемтәләреннән файдаланып, чиратсыз гына социаль программа буенча фатир алуга ярдәм итәргә вәгъдә биргән. Шуннан соң корбаннарын торакны сатарга, ә кергән акчаны танышларына ришвәткә бирергә күндергән. Шундый ике очрак ачыкланган. Акчаны исә аферист үз кесәсенә салып куйган. Җинаять эшендә 8 кешенең зыян күрүе күрсәтелгән.

“Кара риэлтор”ны “Мошенниклык” статьясы буенча 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарганнар. Ул гомуми режимдагы колониядә “утырачак”.

Шулай ук аферисттан зыян күрүчеләр файдасына 8,5 миллион сум түләткәннәр. Тагын 105 000 сумга бер дәгъва карап тикшерелмичә калган, чөнки әлеге очрак буенча җинаять эше туктатылган.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/11/127502/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле