«Әнием исән булса да, ятимлекнең нәрсә икәнен мин тулысынча татыдым».
Әтием мин кечкенә вакытта ук үлгән. Миңа 12 яшь чагында әни мине картәнигә (әтинең әнисенә) илтеп куйды да үзе бер иргә кияүгә чыкты. Мин аны бик сагына идем. Кызганычка каршы, әни минем барлыкны онытты. Акча белән ярдәм итү түгел, килеп хәлемне дә белми иде. Ә мин тормышның миңа ни өчен шул кадәр кырыс булын аңламый бик еш елый идем. Мин ятим булдым. Әнием исән булса да, мин бу төшенчәне тулысынча татыдым. Бәхеткә, мин йөзгә әтигә охшаганмын. Картәни дә мине бик ярата иде. Без аның кечкенә пенсиясенә яшәдек. Минем мәктәптәге проблемалар да, билгеләрем дә, хәтта беренче мәхәббәт тарихының да шаһиты булды ул. Без аның белән бик тату яшәдек, әмма күңелнең зур гына өлеше китек иде…
Мин икенче курста укыганда картәни вафат булды. Аның миннән башка беркеме дә юк иде, шуңа да 3 бүлмәле фатирны миңа яздырып үлде ул. Шунда әнием дә пәйда булды. Соңгы дүрт елда мин аны күргәнем юк иде. Ул мине үзләренең фатиры белән алмашырга үгетли башлады. Янәсе, аңа ире белән 2 бүлмәле фатирда кысык, ә миңа ул җитә. «Мин — синең әниең! Син гомер буе миңа бурычлы!» — дип кычкырында ул. «Мин картәнигә бурычлы. Ә син миңа беркем дә түгел!» — дип куып чыгардым да, мендәргә капланып, үкси-үкси еладым. Моңа кадәр әле күңелдә ниндидер әнигә карата җылы хис яшәсә, шул көнне мин аны да тамырдан йолкып алып ташладым.
Арытаба әни белән тагын 5 ел үткәч очраштык. Ул вакытта минем ирем, улым бар иде. Без картәнинең фатирында яшибез, ирем яхшы гына урында эшли. Мин бала белән өйдә утырам. «Кызым, мин сиңа яшәргә килдем. Мин сине бу дөньяга китердем, мин — синең иң якын кешең. Бу фатир минем әнинеке. Шулай булгач, без бергә булырга тиеш», — дип елады ул. Ә чынында исә, әни фатирын зурракны алыр өчен саткан булган, ә теге ире акчаны алып чыгып киткән.
Әни бездә төн кунды. Икенче көнне авылда яшәүче аның апасына шалтыраттым да, әнине таксига утыртып, шунда кайтарып җибәрдем. Апа әнигә хуҗалыкта эш табачагын, һәм авылда берәр өй алачагын әйтте.
Әни чыгып киткәндә әллә нинди начар сүзләр белән мине каргады. Минем бу дөньяга тууым хата булуы, мин аңа әле дә яшәргә ирек бирмәвем, мин булмасам, картәнинең фатиры аңа калачагын да әйтте. Ә мин үземне кызганып еладым. Кайчандыр шушы кеше минем өчен бөтен галәмне алыштырыр изге җан иде бит».
Әлеге хәл турында ишеткәч, тамакка төер утыргандай булды. Күпме хатын-кыз балаларын әниләренә калдырып, шулай чыгып китә бит.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-01-31/gafu-it-almadym-sine-ni-3624062 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday