«Шул көнне мин дустымны югалттым…»
Параллель дөнья, яисә кеше ышанмаслык хәлләр турында язуны дәвам итеп, чираттагы хатны тәкъдим итәбез.
«1970нче еллар ахыры. Районнан ерак түгел авылда яшәдек. Миңа ул вакытта ун яшь иде. Без күрше малае белән бик дус идек. Беркөнне иртән уяндым да, көндәгечә дустым янына уйнарга кердем. Ә әнисе дустымның авырганын, әле уйный алмавын әйтте. Мин инде чыгып киттем, бала булгач аның авыруы көчледер дип тә уйламадым инде. Ә икенче көнне әни миңа аның үлгәнен әйте.
Белмим нинди авыру булгандыр, башы бик каты авырткан. Әниләре көне буе үзләре дәвалап караганнан соң, кич белән генә әтисе «Жигули»ена утырып, районга врач алырга китә. Төнгә каршы гына кайтып җитәләр алар. Әтисенең дә, врачның да йөзләре нәрсәдәндер курыккан кебек ап-ак ди. Бераз тынычлангач сөйләгәннәр. Авылга кайтканда, юлны кыскартып, урман аша киткәннәр. Менә шунда ай яктысында икесенең дә күзе машинаның көзгесенә төшә. Машина артыннан башсыз кеше йөгерә ди. Үзе 2,5 метр тирәсе озын, ди. Дустымның әтисе газга басып, зур тизлек белән бара башлаган. Теге артта калган шуннан соң.
Врач дустыма укол кадап, капельница куя. Аннан соң аны больницага алып киткәннәр төнлә. Юлда дустым үлгән, ләкин җан бирер алдыннан бераз аңына килеп, кулын кутәреп, бармагы белән машина артына төртеп күрсәткән дә җан биргән».
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2024-02-16/mashina-artynnan-nider-y-ger-ide-3647247 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday