Элвин Грей Хәния Фәрхи әнисе белән очрашкан

Нәрсә өчен?

Башкортстан җырчысы Элвин Грей алты ел элек вафат булган татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхинең әнисе белән очрашкан. Музыкант шәхси блогында Башкортстанның Югары Тәтешле авылында төшерелгән фотоларын бастырган. Ул популяр җырчыга багышланган музейда булган, шулай ук аның әнисе Фәния Азмөхәммәтова белән бергә дога укыган. Бер айдан соң аңа 94 яшь тулачак.

Элвин Грей өчен Хәния Фәрхи белән танышу һәм аралашу мөһим булган. Яшь җырчы карьерасының башында күренекле җырчы белән бергәләп төшерелгән фотоны үз сәхифәсендә урнаштырган.

Радик Юльякшин (җырчының чын исеме) тәкъдим иткән соңгы җырларның берсе — «Әлдермешкә кайтам әле». Мәгълүм булуынча, аны шулай ук Хәния Фәрхи башкара иде.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-02-16/elvin-grey-h-niya-f-rhi-nise-bel-n-ochrashkan-3647400

 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле