«Хатынның хыянәте — күтәрә алмаслык кайгы икән ул…»

Абыем» килеп, «бәргәләп» алды»…

Икенче шәһәрдә яшәгәндә бик нык күңел төшенкелегенә бирелдем. Бу хатынымның хыянәт итүеннән башланды. Бу — ирләр күтәрә алмаслык кайгы икән. Аннары төрле проблемалар барлыкка килде, эчә башладым. Нәтиҗәдә, ничәмә еллар эшләгән җиремнән куылдым. Фатирга түләргә дә акчам калмады. Бер ай чамасы шулай үз-үземне «ашаганмындыр». Үземә кул салыргамы икән, дип уйлый башладым.

Бер кичтә урамда элекке танышымны очраттым. Ул хәлемне сорашкач, барысын да сөйләдем дә бирдем: «Хатыным хыянәт итә, эш юк, эчәм, акчам бетте». Танышым мине тыңлап торды да, аркамнан кагып: “Бу кайгымы инде, ә? Бирешмә!» — диде. Мин танышымның дүртенче стадиядәге рак белән авырганын белдем. Ике атнадан ул мәрхүм булды. Бу хәл минем башка суккандай тәэсир итте. Мин, оят булса да, абыема шылтыратып, барлык проблемаларымны сөйләп бирдем. Ул икенче көнне үк килеп җитте. Буш шешәләрне күргәч, мине «бәргәләп» алды (монысы өчен аеруча рәхмәт), аннары барлык бурычларымны түләде һәм: “Авылга кайтасың! Йорт, ашарга бар. Мин синең өчен түләгән акчаны ике ай эчендә кайтарып бирәсең. Акчам жәл булган өчен түгел, җаваплылык турында онытмас өчен», — диде.

Хәзер туган авылымда яшим. Абый белән үз эшебезне ачтык. Хатыным кире кайтырга уйлаган, гафу итә алмадым. Кешеләр, үлемне генә төзәтеп булмый!Шуңа күрә — бирешмәгез!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2024-04-03/hatynny-hyyan-te-k-t-r-almaslyk-kaygy-ik-n-ul-3712116

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле