Аргентинаның Буэнос-Айрес шәһәрендә бәби тапкан татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина янәдән Казанга кайтты.
«Йөкле булуымны белгәч, баланы Буэнос-Айреста табарга теләдем. Бала тугач, шул илнең гражданы булып исәпләнә. Моның да үз сәбәпләре бар, бу хакта киң җәмәгатьчелеккә сөйләргә теләмим», — дип белдергән җырчы.
«Кызмы, малаймы соң?» дигән сорауга Лилия: «Әлегә сер булып калсын», — дип җавап биргән.
чыганак: https://t.me/afishatt/11950 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday