Башкортстанның атказанган артисты Иркә 2 ай эчендә 6 килограммга ябыккан.
Ул «Сезгә нәрсә булды?», «Шундый кыска вакыт эчендә ничек шулай ябыга алдыгыз?» – дигән сорауларга җавап биргән.
«Моның җавабы гади, дусларым. Иң беренче чиратта, барысы да үз-үзеңә мәхәббәттән һәм әйләнә-тирәңнән тора.
Үзеңне ярат, көчле, уңай кешеләр белән генә аралаш, һәм нәтиҗәләр озак көттермәс.
Мин – сәхнә кешесе һәм минем сезнең өчен тагын да яхшырак, матуррак буласым килә, кадерле тамашачым», – дигән Иркә.
Тамашачылары җырчының көчле рухлы булуына соклануын белдерәләр. «Иркә тагын да матурланган. Ихтыяр көче зур булган, максатчан кешеләрне яратам»; «Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна», – дип язалар.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2024-05-01/bik-chib-rsez-irk-mindarovna-3749156 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday