Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Алсу Ситдыйкова кешеләрнең югалган малын, алтын-көмешләрен табарга ярдәм итә. Әлеге үзенчәлекле сәләте аңа зур авырлыклар узгач килә.
– Мин Бишмунча авылында туып-үстем. Әни мине 47 яшендә генә алып кайткан, чөнки миңа кадәрге биш балалары үлгән булган. Миннән өлкән бер апам гына бар иде, ул да авыру булды. Аңа иптәшкә дип, мине алып кайтканнар. Инде апам да мәрхүм. Әти-әниләребез гади колхозчы булды, безне кадерләп, сөеп-назлап кына үстерделәр, – дип искә ала ул.
Тик тормыш юлы шома гына бармый Алсу апаның. Сәламәтлеге какшаган вакытлар да була, язмыш та зур сынауларын кызганмый. Чечнядә хезмәт иткән улы әсирлеккә эләгә. Газиз улларын коткарып, туган якка алып кайту өчен зур авырлыклар аша узарга туры килә әти-әнисенә.
– Ул көннәрдә кичергән хәсрәтне аңлатып бетерә торган булмады. Ана йөрәге генә аңлар моны. Шөкер, улыбыздан бик рәхәт күреп, аның өчен сөенеп яшибез. Кызыбыз да бар, – ди ул.
Шушы авырлыклардан соң, көтмәгәндә, яңа сәләт ачыла. Ул кешеләрнең югалган әйберләрен табарга ярдәм итә башлый.
– Улым бәлагә тарыгач, бик кайгырдым, уйландым, бик күп догалар өйрәндем, намазга бастым. Бу сәләтемнең барлыкка килүенә шушы вакыйгалар сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләнең бер хикмәте, бүләге дип кабул итәм. Ул миңа көч биреп тора. Тормыштагы сынаулардан куркырга кирәкми, алардан соң җиңеллек килә, – ди ул.
Алсу апа янына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп, тик ул барлык кешегә дә ачылып китеп, булыша алмавын әйтте.
– Мин күңелләре чиста, яхшы уй-ният белән килгән кешеләргә генә ярдәм итә алам. Начар уй белән килгән кешене шунда ук сизеп алам. Кеше килеп керүгә, мин аның күңелендә ни барын белеп алам. Нинди көенече барын белеп, аз булса да ярдәм итәргә тырышам. Бу хезмәтем белән акча эшләү максатым юк, кешегә аз булса да ярдәмем тисен, сөенеп-сөелеп яшәсеннәр дип тырышам. Кайвакыт авыр энергетикалы кешеләр белән аралашырга туры килә. Алардан соң үземне бик начар хис итәм. Бу вакытта миңа чистарынырга дога һәм су коену ярдәм итә. Начар энергетиканы үзеңдә сакларга, калдырырга ярамый. Ул тәндә авыру булып та калырга мөмкин, – ди ул.
Алсу Ситдыйкова янына якыннары белән арасы бозылган кешеләр дә ярдәм сорап килә.
– Ире яки хатыны белән сүзгә килгән, гаиләдә уртак тел таба алмаган, ике арада җылылык беткән кешеләр дә килә миңа. Араларын җайлап җибәрергә тырышам. Бервакыт бер ир килде дә хатыныннан зарлана башлады. Яныма утырттым да, яхшылап сөйләштек. Шул килеш кайтып китте. Хәзер бик матур гына яшәп яталар. Миңа килгәндә ике балалары бар иде, хәзер инде өченчесен алып кайттылар. Бүген дә аралашып торабыз. Мин гаиләләрнең тулы, парлы тормышта яшәүләрен телим, чөнки кешегә теләгән теләкләр үзеңә үк әйләнеп кайта, – ди ул.
Малларын, алтыннарын югалтып, таба алмыйча интеккән кешеләр дә Алсу апаның ишеген кага икән.
— Эчке тоемлавым белән күреп, әйберләренең кайда булуын әйтеп бирәм. Ничек шулай килеп чыкканын аңлата да алмыйм. Хәбәр миңа бер дулкын ташкыны булып килә кебек. Шайтан эшедер, дип әйтә алмыйм, чөнки һәрдаим догалар укыйм, дисбе тартам. Авырулар белән эшләү дә күп энергияне ала. Аларны таң суы, хиҗама белән дә дәвалыйм, – ди ул. – Бервакыт бер югалган солдатның язмышын сорап шалтыраттылар. Уема сөендерерлек хәбәр килмәде. Ләкин туры әйтеп, якыннарының да өметен өзә алмый идем. Андый очраклар да булгалый. Кеше язмышларына бәйле хәбәрләрне әйтү аеруча да авыр.
Ул үзе дә, хатын-кыз бәхете – ирдән, дип яшәүчеләрдән.
– Иптәшем Рәфкать белән 49 ел яшибез. Әле бүген генә кияүгә чыккан кебек. Әгәр ярымны кабаттан сайлау мөмкинлеге булса, ике дә уйламыйча, Рәфкатьне сайлар идем. Бер-беребезне аңлап, яратып, бәхетле парлар булып яшибез. Картайган саен ярату кирәгрәк була икән. Кеше белән ияләшеп кенә яшәп булмый. Тормышта авырлыклар бик күп күрдем, тормыш иптәшем һәрвакыт янымда булды. Ә ныклы тыл бөтен авырлыклардан да җиңеп чыгарга ярдәм итә. Дусларыма, туганнарыма, күршеләремә дә таяна алдым. Шунысы да зур бәхет, – ди ул.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/143609/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday