«Ясалган» кызлар заманында ул берүзе генә «ясалмаган» булып торып калмас инде.
Җырчының виртуаль дуслары аңа шушы һәм башка сорауларны юллаган.
-
Иң кыйбатлы сәхнә күлмәгегез күпме тора?
-
70 мең.
-
Сез продюсер белән эшлисезме?
-
Әйе.
-
Сиринә, аз гына ябыгырга җыенмыйсызмы?
-
Кадерлеләрем, ярап булмас, күрәсең. Кайсыгыз: «Ябыкма, сиңа килешә», – ди. «Ябык», – дип әйтүчеләре дә бар. «Теш араңны яптыр», – диючеләр дә, «Яптырма», – диючеләр дә бар. «Елмаюга таныйбыз, синең «изюминкаң», – диләр.
-
Сезнең борыныгыз ясалган ахры. Майкл Джексонныкына охшаган.
-
Ай, үләм. Минем борыным ямьсезмени? Ясалмаган! Тумыштан шундый.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2024-07-25/sirin-z-ynetdinova-borynyn-yasatkan-my-3860785 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday фото социаль челтәрләрдән