Тиз дә, кетердәп тә тора

Тәмле булсын!

Әле кыярларның өлгергән мәле, аларны төрле вариантта ясап сыйланыр чак. Теләгәндә бүгеннән тозлы кыяр ясап, сыйланып була. Аның күп төрле ысулы бар. Ике төрлес ысулны тәкъдим итәбез.

Кыярны тозлауга әзерлибез
Зур булмаган кыярлар тизрәк тозлана, шуңа күрә 10 сантиметр тирәсе зурлыгындагы кыярлар тиз тозлау өчен яхшы. Алар матур да, ашаганда кетердәп тә торалар. Тоз тизрәк сеңсен өчен, берничә урыннан тишәргә кирәк. Чәнечке белән дә ярый, зубочистка белән тишекләр ясасаң, пөхтәрәк булачак. Өстәвенә, тимер белән контакт булмаячак.
Бәләкәй кыярлар булмаса, зурракларын да алырга мөмкин, тик аларны кискәләргә туры киләчәк. Йә буйга дүрткә бүләбез, йә түгәрәкләргә кисәбез. Тик кисүнең кимчелеге бар: киселмәгән кыярлар ашаганда кетердәп тора.

Бер төн эчендә аз тозлы кыяр
1 кг яңа өзелгән кыяр, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 3 сарымсак теше, 2- 3 укроп.
Сарымсакны пресс аша үткәрергә, аңа вакланган укроп, тоз, шикәр салып бергә болгатырга. Юылган, тишекләр ясалган кыярларны алдан әзерләнгән полиэтилен пакетка салырга һәм аңа катнашманы кушарга. Пакетны бәйләгәч, тәмләткечләр кыярларга тигез таралсын өчен, селкетергә. Пакетны бер төнгә суыткычка куярга. Тозлану процессында ике-өч тапкыр селкетеп алырга кирәк булыр.

Минераль су белән
500 грамм зур булмаган кыярлар, 2 сарымсак теше, 20 грамм укроп, 1 чәй калагы горчица орлыгы, 1 аш кашыгы тоз, 500 мл минераль су.
Сарымсак һәм укропны вакларга, блендер белән яхшырак булыр, тоз, горчица орлыгы өстәргә. Кыярны һәм әзерләнгән хуш исле тозлыкны тыгыз пакетка салырга, ышанычлырак булсын өчен ике катлы итәргә мөмкин. Өстенә минераль су коярга. Шуннан соң пакетны бәйләп, селкетергә кирәк. Тозлансын өчен 2 сәгатькә суыткычка куярга.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2024-08-02/tiz-d-keterd-p-t-tora-3871238

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле