Зеленский хәрби низагны төгәлләүгә нигез әзерләячәк

Киев 2024 ел ахырына кадәр хәрби низагы төгәлләү өчен нигез әзерләргә ниятли. Бу безнең үзгәрешсез максат булачак, дип белдергән Украина Президенты Х социаль челтәрендә урнаштырылган мөрәҗәгатендә.

Моңа кадәр – 31 июльдә Зеленский низагны тәмамлау шартлары һәм территорияләрне Россиягә тапшыру турында референдум үткәрелү ихтималын әйткән. Шул ук вакытта ул: “ Бу бигүк яхшы вариант булмаячак, чөнки территорияләрнең бер өлешенең Россия контрольлегенә күчүе Мәскәү өчен җиңүгә әйләнәчәк”, – дип билгеләп үткән. Шул ук вакытта Зеленский Киевнең хәрби юл белән 1991нче елгы чикләренә чыга алмаячагын таныган. Моңа кадәр Украина Президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк, Киев халыкара хокук кысасында Россия белән сөйләшүләр алып барырга әзер, дип белдергән. “Әйдәгез, концепция буларак, халыкара хокукка нигезләнгән шартларда сөйләшүләр алып барыйк. Бу концепциядә иң мөһиме – дәүләтнең территориаль бөтенлеге һәм мөстәкыйльлеге,” – дигән ул.

чыганак: https://radiosputnik.ru/20240806/zelenskiy-1964324588.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле