«Мин моны көнләшүдән дип уйлыйм»

Юбилей концерты алдыннан Айгөл Бариеваның кәефен төшергәннәр.

Бүген Айгөл Бариеваның юбилей концерты була. Инде шундый вакытта да җырчының кәефен төшерергә өлгергәннәр. ТНВ каналы концерттан видеоязма әзерләргә вәгъдә иткән булган, әмма шалтыратып бу эшне башкарудан баш тартканнар.
«Сезнең өчен күңелсез хәбәрем бар, бигрәк тә минем концертымның видеосын көтүчеләр өчен. Кызганычка, туган көнем алдыннан, 21 августта кич миңа ТНВ телеканалыннан шалтыратып, концертны төшермәячәкләрен әйттеләр. Майда ук килешеп куюга карамастан, безнең килешү 21 августка кадәр гамәлдә иде. Әле ул гына да түгел, минем концертларымны программадан алганнар. Хәзер инде мине ТНВда күрерсезме икән?

Социаль челтәрләр булу да яхшы, сезнең белән турыдан-туры аралаша алабыз. Хәзер радио һәм телевидениедан акча түләүчеләрне генә күрсәтәләр. Әмма алар халык мәхәббәтен бернинди акчага да сатып алып булмавын аңламыйлар.

Беркайчан да ялагай булмадым. Мин ачык һәм гадел. Минем артымда интрига ясаучыларны күралмыйм. Рәхмәт, Аллаһым, чираттагы тапкыр күзләремне ачтың. Вакыт барысын да үз урынына куячак. Мине ТНВдан башка күрмәсәгез, аптырамагыз. Бер ханым мине барлык программалардан алырга, башка бер урынга да кертмәскә кушкан. Төп сәбәбен дә белмим. Беркайчан да аралашкан, сүзгә килгән кешем түгел. Мин моны көнләшүдән дип уйлыйм. Аңа бәхет телим, тик миннән ерактарак», – дип белдергән җырчы.

чыганак: https://intertat.tatar/news/aigol-barieva-yubileen-zurlap-bilgelap-utte-isan-vakytta-barysyn-da-yyasym-kilde-5868070

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле