Җырчы Люция Мусинага шатлыгы белән уртаклашты

Эстраданың танылган артисты Люция Мусинага «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелгән. «Музыка сәнгатен үстерүдә керткән өлеше өчен» тапшырылган аңа бу мактаулы исем.

Люция Мусина — татар эстрадасында күптән үз исемен булдырган, тыйнак җырчыларның берсе. Бәхәсләргә кысылмый, имеш-мимешләр чыгарырга җирлек тудырмый, популярлык артыннан да кумый. Үз җаена иҗат итә ул. Зур сәхнәдә чыгыш ясый башлавына 28 ел үткән.

Люция — Татарстандагы Лениногорск районының Туктар Урдаласы авылы кызы. Җырчы Рөстәм Закиров белән гаилә корып, иренең фамилиясен алса да, сәхнәдә элеккечә — Мусина булып кала.

чыганак: https://t.me/tatartoday/67699

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле