Яңа вирус тарала башлаган

Кытайның төньяк-көнчыгыш төбәкләрендә 17 кешедә һәм берничә төр хайванда яңа талпан вирусы – ортонайровирус тапканнар. Роспотребнадзор КХРның чирләрне контрольдә тоту буенча дәүләт идарәсенә эпидемиологик вазгыятьне аңлату үтенече белән хат җибәргән.

“Роспотребнадзор, ике яклы хезмәттәшлек нигезендә, КХРның чирләрне контрольдә тоту буенча дәүләт идарәсенә эпидемиологик вазгыятьне аңлату үтенече белән хат җибәргән”, – диелгән хәбәрдә. Ортонайровирус очрагы Россиядә табылмаган әле. Роспотребнадзордан хәбәр ителгәнчә, ведомство йогышлы һәм вируслы авырулар буенча көчәйтелгән мониторинг үткәрә.

Вирус тәүге тапкыр 2019 елда теркәлгән. Ул чагында Кытайның сулы-сазлыклы паркында талпан тешләүдән бер кеше зыян күргән. Чирдән үлем-китем очраклары теркәлмәгән әле. Белгечләр әйтүенчә, ортонайровирус йоктырган кешедә бик көчле бизгәк башланырга, аяклары нык авыртырга, канында тромбоцитлар күләме кимергә мөмкин.

чыганак: https://tass.ru/obschestvo/21810317

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле