Украина әсирлегеннән хәрбиләр кайтарылган

Россия Оборона министрлыгы 14 сентябрьдә узган Россия һәм Украина арасында хәрби әсирләрне уңышлы алмашу турында хәбәр итте. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә элек Курск өлкәсендә пленга алынган 103 Россия хәрби хезмәткәре азат ителде. Алмашка Россия ягы ВСУның 103 хәрби әсирен тапшырды.

Барлык азат ителгән Россия хәрби хезмәткәрләре хәзерге вакытта Беларусь Республикасы территориясендә урнашкан. Анда аларга кирәкле психологик һәм медицина ярдәме күрсәтелә, шулай ук туганнар белән элемтәгә керү мөмкинлеге бирелә.

Россия Оборона министрлыгы барлык азат ителгән хәрби хезмәткәрләр дә Россия Федерациясенә дәвалану һәм тернәкләндерү үтү өчен кайтарылачак, дип белдерде.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151615/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле