VISA Россиягә кире кайта, әмма…

Компания “Роспатент” оешмасына ике товар билгесен теркәүгә заявка тапшырган.

2022 елда Россия банклары белән хезмәттәшлек итүне туктаткан VISA түләү системасы яңа исем белән Россиягә кире кайта.  Компания “Роспатент” оешмасына ике товар билгесен теркәүгә заявкалар тапшырган. Алар банк хезмәтләре күрсәтүгә, акча алыштыру, дистанцияле банк хезмәте күрсәтү, финанс менеджментына кагыла.

VISAның беренче товар билгесе зәңгәр төстә эшләнгән. Икенчесе исә сары һәм зәңгәр сызыклар белән әйләндереп алынган VISA язуыннан гыйбарәт.

чыганак: https://kazanfirst.ru/news/visa-vernyotsya-v-rossiyu-pod-novym-nazvaniem

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле