Шәһәр мэры СВОга киткән

Ул, контракт төзеп, хезмәт итәргә юлланган. 

Башкортстанның, Сибай хакимияте башлыгы Азамат Юлдашбаев махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә юлланды.

Азамат Юлдашбаев белән контракт буенча алгы сызыкка шулай ук Сибай һәм Хәйбулла районнары хәрби комиссары Ринат Зәбиров, Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та китте.

Азамат Юлдашбаевның СВОга юллануы турында бүгенге оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та телгә алды.

“Азамат Морзагалиевичка зур рәхмәт. Аңа безнең ихтирамыбыз. Гади булмаган карар, әлбәттә. Аның белән бергә Сибай һәм Хәйбулла районнары хәрби комиссары Зәбиров Ринат Фәнил улы, Сибай депутаты Асылбаев Әхәт Әхмәт улы, “Башмедь” компаниясе водителе Илбуллов Рамил Корбангали улы да СВОга китте. Без аларга рәхмәт әйтәбез. Илебезнең киләчәге махсус хәрби операциядә хәл ителүен барыбыз да аңлыйбыз”, – диде Радий Хәбиров.

Сибай хакимияте башлыгы вазифаларын башкару әлегә шәһәр мэрының беренче урынбасары Сергей Озерцовка йөкләнде.

чыганак: https://omet-rb.com/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/2024-09-16/sh-r-mery-svoga-kitk-n-3930307

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле