Яшь ярымга кадәрге баланы тәрбияләү буенча пособие күләмен арттыралармы?

Россия Хөкүмәте яшь ярымга кадәрге баланы тәрбияләү буенча пособие күләмен арттыру мәсьәләсен карый.

Хәзерге вакытта түләү күләме ата-ананың уртача хезмәт хакының 40 процентын (әмма 49,1 мең сумнан артмаган күләмдә) тәшкил итә. 2025 елда аны 10 процентка арттырып, 50 процентка җиткерү, 2026 елда тагы 10 процентка арттыру күздә тотыла.

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин бу мәсьәләне киләсе елның 1 гыйнварына кадәр карарга кушкан.

Иҗтимагый палатаның Демография, гаиләне, балаларны һәм гаиләдәге традицион кыйммәтләрне саклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтүенчә, кайбер илләрдә декрет ялында утыручыларның пособие күләме ялның озынлыгына бәйле. Ял кыска икән – хезмәт хакының 100 проценты, озаграк икән – азрак проценты түләнә.

чыганак: https://www.rbc.ru/economics/17/09/2024/66e7f05a9a79470666aa7142

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле