Октябрьдә безне алты көнлек эш атнасы көтә

Быел көзен безне алты көнлек эш атнасы көтә. Ул 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы искә төшергән.

Сәбәбе – 2 ноябрь ялының сишәмбе – 30 апрельгә күчерелгән булуы (1 майда озаграк ял итү өчен).

Шуңа күрә бу көнне безгә эшкә чыгарга туры киләчәк. Шул ук вакытта 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көне алдыннан килүче эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара. Димәк, шимбә – 2 ноябрьдә кыска эш көне күздә тотыла.

Шуннан соң республикада яшәүчеләрне өч көнлек эш атнасы көтүен дә искәртеп үтик. 6 ноябрьдә Татарстанның Конституция көне билгеләп үтелә чөнки.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/152898/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле