Маратка җырларга ярамый, диләр…

Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков инфаркт кичергән иде.

Ул шактый гына вакыттан соң социаль челтәрләрдә тамашачылары белән элемтәгә чыккан.

«Көннәр җылы, чыктым әле менә «прогулка»га, — ди ул — Әле мин » Зеленая роща»да. Бу атнада, ягъни дүртенче октябрьдә, чыгарырга тиешләр, өйгә кайтаралар. Бу юлы дәваханәдә бик озак ятылды — 20 көннән артык.

Концертларга килгәндә, әлегә миңа җырларга ярамый, дуслар. Авыр күтәрергә дә ярамый. Чаллыдан 16 октябрьдә концертыгыз буламы, дип сорап яздылар. Юк, дуслар! Ул концертымны февральгә күчердем. Әлегә миңа 3-4 ай җырларга ярамый. Шундый хәлләр, дуслар!» — дигән җырчы.

Өч-дүрт ай үтә дә китә ул, яраткан җырчыбызны сәхнәләрдә көтеп калабыз!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2024-10-02/maratka-yrlarga-yaramyy-3952811

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле