Гыйнварда пенсияләр ничә процентка артачак?

2025 елның 1 гыйнварыннан россиялеләрнең пенсияләре 7,3 процентка артырга мөмкин.

Индексанция эшләмәүче һәм эшләүче пенсионерларга да кагылачак, дип белдерде Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Пенсия һәм социаль фондлар бюджеты турындагы закон проекты нигезендә, 2025 елда иминият пенсияләрен 1 гыйнвардан 7,3 процентка индексацияләү тәкъдим ителә. Депутат билгеләп үткәнчә, 2026 елдан Россиядә пенсияләрне елга ике тапкыр индексацияләү планлаштырыла.

Әйтик, 1 февральдән алар инфляция проценты нигезендә үсәчәк, ә 1 апрельдән фондның инвестпортфеле үсешенә карап артачак.

чыганак: https://ria.ru/20241001/pensiya-1975768302.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле