Чәчәк бүләк итмисең, дип гаепләгәннән соң, ире хатынын кыйнап үтергән

Новочеркасскида (Ростов өлкәсе) ире хатынының шелтәләве һәм бүләкләр бирмәвенә зарланган өчен балта сабы белән кыйнап үтергән. 

Фаҗигале вакыйга болайрак булган. Игорь Домашних Ростов төзәтү колониясендә талауда катнашкан өчен утырганда, Ольга белән таныша. Алар бик озак вакыт язышканнар, Ольга аны көткән. Игорь чыкканнан соң, алар туй ясыйлар.

Берничә көн элек хатыны демонстратив рәвештә киенә дә каядыр чыгып китә. Аннары иренә дәгъва белән чит машина һәм чәчәк кибете янында төшкән фото җибәрә. Янәсе, аның хатынын тотып калырга соңгы мөмкинлеге бар. Игорь моны котырту дип уйламый. Ул Ольга аңа хыянәт иткән дип уйлый.

Хатыны кайткач, ярсыган көнче ир аны кыйный башлый. Ә соңыннан иң куркынычы була: Игорь балта ала да Ольганың башына суга. Хатын шунда ук үлә. Нәрсә эшләгәнен аңлап, ир-ат чыгып кача. Тиздән аны тоткарлыйлар. Эшне Тикшерү комитеты тикшерә.

чыганак: https://intertat.tatar/news/cacak-bulak-itmisenen-dip-gaeplagannan-son-ire-xatynyn-kyinap-utergan-5868829

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле