Коронавирус белән авырган кешеләрне ни көтәчәк?

Көньяк Калифорния университетының Кек медицина мәктәбе белгечләре сүзенә караганда, коронавирус кичерүчеләрдә йөрәк өянәге, инсульт һәм үлем куркынычы булу икеләтә арта.

Моны ачыклау өчен, белгечләр 2020 ел дәвамында авыручыларны анализлаган. Тикшеренүгә 50 яшьтән өлкәнрәк 10000 нән артык кеше җәлеп ителгән. Шулай итеп, коронавирус кичергән кешеләрдә 3 ел эчендә инсульт булу куркынычы арту ачыкланган. Моннан тыш, коронавирус белән авырганнар арасында шикәр чире дә барлыкка килергә мөмкин. Икенче, өченче һәм дүртенче кан төркеме ияләре – бигрәк тә куркыныч астында.

Белгечләр йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләргә инфаркт һәм инсульт куркынычын киметү өчен, коронавирустан терелгәннән соң, дәвалану курсын узарга киңәш итә.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153663/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле