Гөлназ Асаева алып бара торган яңа тапшыру кайчан чыга башлый?

11 октябрьдә ТНВның YouTube каналында һәм Вконтактерәсми төркемендә «Мин беләм» исемле яңа интеллектуальшоу чыга башлаячак.  

«Мин беләм» исемле интеллектуаль шоуның алыпбаручысы — танылган җырчы Гөлназ Асаева. ТапшыруТНВ һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларвәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләрекомиссиясе һәм аның рәисе Әхмәтов Марат Готыф улыярдәмендә тормышка ашырыла.

Яңа проектта татар эстрадасы артистлары, юмор осталары, блогерлар, театр һәм кино артистлары катнашачак. 3 турдан торган уенда кунаклар үз исәбенә баллартуплаячак. Үз мантыйгын кулланып, иң зирәк дип танылганҗиңүчегә тапшыруның логотибы төшерелгән сын бүләкителәчәк. Тапшыруның продюсеры Айгөл Галиуллина, режиссеры — Фәнис Садыйков. Автор, сценарист — АлинәШиһабетдинова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/10/153686/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле