Төнге янгында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган

Свердловск өлкәсенең Березовский шәһәр округында янгында 4 кеше, шул исәптән 8 яшьлек малай һәлак булган. 

Телеканал чыганагы белешмәсе буенча, 3 мәетне өй эчендә, берсен урамда тапканнар. Урамда табылган кеше – ир-ат, аның шәхесе ачыкланмаган булган.

Якынча версия буенча, янгын мичне кулланганда саксызлык аркасында чыккан.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр ителгәнчә, фаҗига Монетный бистәсендә була. Янгын 164 квадрат метр мәйданда шәхси торак йорт һәм каралты-кураны чолгап ала. Янгын сүндергәндә, коткаручылар 44 һәм 58 яшьлек ике ир-ат, 55 яшьлек хатын-кыз һәм 8 яшьлек малай мәетен таба, диелә хәбәрдә.

чыганак: https://ren.tv/news/v-rossii/1271280-troe-vzroslykh-i-rebenok-pogibli-pri-pozhare-v-sverdlovskoi-oblasti

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле