Хастаханәдә ятучы Әнвәр Нургалиев хәле турында сөйләде

Әнвәр Нургалиевны ашыгыч ярдәм алып китүе турында язган идек. Хәзерге вакытта җырчы Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр уза һәм коронаграфия ясатырга әзерләнә.

Җырчы сторислар аша элемтәгә чыккан. «Дуслар, менә икенче көнем үтеп бара. Әлегә тикшеренүләр узабыз. ФГС, ЭХО булды, хәзер коронаграфияне көтәм. Әле иртәнге ашка төшеп барам, берәр ботка алам. Әлегә ашарга ярый диделәр. Операция төштән соң билгеләнгән. Хәерле җомгалар белән», – дип сөйләгән ул.

Әнвәр Нургалиев хастаханәдә эшләүче табибларның искиткеч яхшы мөнәсәбәте турында да әйтеп узган. «Бигрәк яхшы табиблар туры килде. Артист булганга түгел, алар мине танымадылар да. Терапевт, кардиологка күренгәч, алар мине бирегә тикшеренергә җибәрде. Кардиоүзәктә дә табиблар бик әйбәт, борчылалар, тикшерәләр. Монда һәр кешегә мөнәсәбәт шундый. Миңа комментарийларда да, йөри алмаган кешеләрне дә аякка бастыралар, дип язалар», – дип сөйли артист.

чыганак: https://intertat.tatar/news/xastaxanada-yatucy-anvar-nurgaliev-xale-turynda-soilade-5869139

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле