Яңа ел корпоративларда артистлар күпме сорый?

Яңа ел корпоративларына да ерак калмады. Бәйрәм кичәсен онытылмаслык итеп оештырырга, әлбәттә инде, популяр артистлар ярдәм итә. Быел Яңа ел кичәләренә татар һәм башкорт эстрадасы җырчыларын чакыру күпмегә төшәчәк? 

Айдар Галимовның концерт директоры биргән мәгълүматларга караганда, җырчының корпоративта чыгыш ясау бәясе – 300 меңнән 400 мең сумга кадәр. Барысы да бәйрәмнең нинди мәйданчыкта узуы һәм чыгышның датасына бәйле. Дәвамлылыгы – балет төркеме белән 40 минут. Җырчының директоры билгеләп үткәнчә, артистның транспорт чыгымнары, техник һәм көнкүреш райдеры аерым түләнә. Кайбер даталар инде хәзер үк буш түгел.

Октябрь башында Уфага концерт белән Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов килгән. Ул вакытта билетларны 900дән 1,6 мең сумга кадәр сатып алырга мөмкин булган. Легендар җырчы катнашындагы корпоратив, әлбәттә, кыйммәткәрәк төшәчәк. Салават Зәкиевичның концерт директоры сөйләвенчә, аның бер чыгышы 40 минут бара һәм 500 мең сум тора.

Бәйрәмдә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар чыгыш ясавы һәркем өчен зур шатлык булыр иде. Әмма күптән түгел генә пар әти-әни булды, шуңа күрә уртак чыгышлар турында әлегә сүз булырга мөмкин түгел. Ришатның төркем белән килеп җырлавы 600 мең сум тора. Чыгышы 30 минуттан алып 1 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Тагын бер парны теләсә кайсы корпоративта күрергә шат булачаклар: алар – Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова. Яңа ел бәйрәмнәрендә Хәкимовлар гаиләсен тыңлау өчен оештыручыларга 700 мең сум түләргә туры киләчәк. Артистларның чыгышы 40 минут дәвам итә.

Мөгаен, газета төзегән исемлектәге иң кыйммәтле җырчы Элвин Грейдыр. Концерт директоры сүзләренчә, җырчының буш даталары инде юк диярлек. Шулай ук директоры Элвин Грейның Яңа ел корпоративларындагы чыгышы 45 минут булуы, ә бәясе 2 миллионнан башлануын хәбәр иткән. Ләкин бүгенге көндә артист колакларын дәвалый. Ишетми башлаганга күрә, җырчыга хәтта концертларын да күчерергә туры килде, – дип яза сайт.

чыганак: https://intertat.tatar/news/yana-el-korporativlary-aidar-galimov-400-men-salavat-500-elvin-grei-kupme-soryi-5869151

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле